<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>7</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 Күпме еллар үтте, сулар акты,
 Гайсә үлеп терелгән көннән.
 Ләкин гөнаһ артканнан артты,
 Китмәнде ул каһәрле җирдән.

[V2]
 Юккамыни Ата Улын җибәргән,
 Корбан итеп безнең гөнаһлар өчен?
 Юккамыни Гайсә гомерен биргән
 Кызганмаган яшлеген, бар көчен?

[V3]
 Әй, дусларым булмаган юкка корбан,
 Кимсетүләр, күз яшләре, авыртулар.
 Юкка коелмаган бу Изге Кан,
 Пакъләнгәннар безнең гөнаһлар.

[V4]
 Әй, халыклар, йокламагыз, уяныгыз!
 Антка килегез Алла каршында.
 Чын йөрәктән Гайсәне сез чакырыгыз.
 Гөнаһларның кичерер Ул барсын да.

[V5]
 Бу дөньяда без кунакта гына,
 Чәчкә гөмере - безнең бу гөмер,
 Дустым, ышан, син, шуңа гына
 Мәңгелектә Гайсә белән урының булыр!</lyrics>
<title>Күпме еллар үтте, сулар акты</title>
</song>